Террорсыз дөнья
27 май көнне Айбаш авыл китапханәсе үз укучылары өчен "Террорсыз дөнья" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче катнашучыларны «терроризм», «теракт» төшенчәләре һәм террорчылык гамәлләре кылырга этәрүче сәбәпләр белән таныштырды. Шулай ук террорчылык куркынычы барлыкка килсә һәм тоткынлыкка алу очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Аннан соң балалар: «Терроризм нәрсә ул?», «Кемне террорчылар дип атыйлар?», «Бу гамәлләр нинди максат белән башкарыла?», - дигән сорауларга җавап бирделәр. Очрашу ахырында балалар террорчылыкка каршы тору һәм террорчылар корбаны булмау өчен үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында инструкцияләр белән таныштылар.