«Беркем дә, берни дә онытылмый»
Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә «Беркем дә, берни дә онытылмый» исеме астында Ватанны Саклаучыларга багышланган күргәзмә ачылды. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирде, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманны җиңгән, Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган кешеләр турында сөйләде. Алар илебезнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итте.