Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Мәңге сүнми торган хәтер»

  

 8 май көнне Айбаш авылында һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мәңге сүнми торган хәтер» дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Авыр заманнарда Ватаныбызны саклаган һәлак булган авылдашларны искә алырга, һәйкәлгә чәчәкләр салырга җитәкчеләр, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, авыл халкы, кунаклар, укучылар килделәр.   Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары мәдәният, китапханә хезмәткәрләре   катнашында бәйрәм концерты  узды. Чара Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән  тәмамланды.