Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Сезне монда китаплар көтә»

  

Ел саен 27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм бу һөнәргә катнашы булган кешеләр өчен генә түгел, ә гади     китаплар яратучылар өчен дә аерым әһәмияткә ия. Айбаш авыл китапханәсендә шул уңайдан  «Сезне монда китаплар көтә» дип исемләнгән тематик чара уздырылды. Чарада китапханәнең яшь укучылары катнаштылар.  Кунакларга китапханә, аның кешеләр тормышындагы роле, китапханәдән куллану һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапларга сакчыл мөнәсәбәт, укучылар формуляры, китап фондының ничек төзелүе һәм китап күргәзмәләре турында сөйләнде.