Халыкара гаилә көне
13 майда һәр кешегә кагылышлы иң якты бәйрәмнәрнең берсе- Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Халыкара гаилә көне кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә тематик әңгәмә уздырылды. Балалар гаиләнең нәрсә икәнлеген, аның никадәр зур булуы турындагы сорауларга җавап бирделәр, гаиләдә җылы мөнәсәбәт, җылы мохит булсын өчен нәрсә кирәклеге турында уйландылар. Өйдә әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре белән уртаклаштылар. Бу бик мөһим, чөнки гаилә – ул хезмәт тә, терәк тә, мәхәббәт тә, дуслык та, якын кешеләр турында кайгырту да.