«Татарстанда матбугат көне»
26 май көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Татарстанда матбугат көне» исеме астында балалар өчен вакытлы матбугат көне уздырылды. Матбугатка күзәтү вакытында китапханәче балаларга китапханәгә килә торган балалар журналлары турында сөйләде. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Иң кызыклы журналларны балалар үзләре белән алып, өйләрендә укый алдылар. Чөнки журналлар балаларның дөньяга карашын киңәйтүгә һәм мәктәп программаларын үзләштерүгә ярдәм итә. Балалар журналларның өстәмә уку өчен кирәклеген һәм алардан әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкин булуын белделәр.