Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Интернет дусмы, дошманмы?"

 Куркынычсыз интернет атнасы кысаларында  "Интернет дусмы, дошманмы?" исеме астында укучылар өчен мәгълүмати сәгатъ үткәрдек.Балаларны интернет сүзенең мәгънәсе белән таныштырып, бөтендөнья глобал челтәренең файдалы  һәм кире якларын ачыкладык. Укучыларны компьютер, интернет, аннан алган мәгълүмат белән дөрес кулланырга өйрәттек.Шулай ук "Куркынычсыз интернет" исемле презентация күрсәтелде, әңгәмә уздырылды. Ахырдан буклетлар таратылды.