Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Волонтерларны хөрмәтләү

  

5 апрель Айбаш мәдәният йортына, районыбызда эшләп килүче  «Своих не бросаем» төркеме җитәкчесе Чулпан Галәветдинова үзенең ярдәмчесе хәрби операция ветераны Илнур белән волонтер апаларыбызны хөрмәтләп күчтәнәчләр белән килделәр. Сеть үрүче апаларыбызга хәрби операциядәге егетләребез  исеменнән олы рәхмәтләрен белдерделәр. Рәхмәт хаты тапшырдылар.Тиз арада сугышлар бетеп,илебезгә тынычлык урнашсын иде.