Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Резеда Вәлиеваның шигъри дөньясы»

  

Резеда Вәлиева-татар балалар әдәбиятының күренекле йолдызларының берсе, балалар һәм өлкәннәр өчен популяр җырлар һәм күпсанлы шигъри җыентыклар авторы.

Шагыйрәнең тууына 95 ел тулу уңаеннан китапханәдә  «Резеда Вәлиеваның шигъри дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шигырьләр, әкиятләр, шигъри табышмаклар, җырлар, балалар өчен такмаклар тупланган китаплар тәкъдим ителде. Шагыйрә иҗатын тирән ихласлыгы, табигатькә һәм туган якка мәхәббәте аерып тора. Аның күп шигырьләре көйгә салынган. Балалар туган як табигате, дуслык турында шигырьләр укыдылар. Резеда Вәлиеваның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә ярата, алар игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.