Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Матур бию дөньясы»

  

Ел саен 29 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара бию көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә «Матур бию дөньясы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара музыкаль викторинадан башланды. Чарада катнашучылар бию темасына табышмаклар  чиштеләр, викторина  сорауларына җавап бирделәр. Укучылар биюнең гасырлар дәвамында кеше мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булуын, бөтен дөнья буйлап төрле формаларны, стильләрне һәм традицияләрне колачлавын белделәр. Бию - классик балеттан алып хип-хоп һәм брейк-данс кебек заманча бию формаларына кадәр хис – кичерешләрнең, идеяләрнең   киң спектрын чагылдырырга сәләтле. Шулай ук чарага тематик күргәзмә әзерләнде, анда бию тарихы һәм бөек биючеләр турында китаплар тәкъдим ителде.