«Тукай - шигъриятнең чишмәсе»
26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, кыю һәм шәфкатьле булырга өнди. Айбаш авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган «Тукай - шигъриятнең чишмәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Катнашучылар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән электрон презентация ярдәмендә таныштылар. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңа мәгълүмат белделәр, шагыйрьнең төрле тематикадагы шигырьләрен яттан укыдылар.