Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Һәйкәлләрдә безнең тарих

  

Ел саен 18 апрельдә Россиядә Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне 1984 елның 18 апреленнән билгеләп үтә башладылар. Китапханә хезмәткәрләре бу истәлекле датаның тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Чарада укучылар Биектау районының төп истәлекле урыннары буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Туган якны өйрәнү викторинасы ярдәмендә балалар үз районнарын ничек белүләрен тикшерделәр. Тарихи һәйкәлләр һәм урыннар — җәмгыятьнең иң мөһим байлыгы.Кешеләр үзләренең үткәнен истә тоту һәм киләчәген үстерү өчен үз мәдәниятләренә сакчыл карарга тиеш.