«Признанный мастер рассказа»
Айбаш авыл китапханәсендә рус язучысы-прозаигы, журналист һәм сценарист Юрий Маркович Нагибинның 105 еллык юбилеена багышланган «Признанный мастер рассказа» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Юрий Нагибинның китапханә фондында булган китаплары, аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле фотосурәтләр тәкъдим ителде. Китап укучылар язучының иң әһәмиятле әсәрләре белән таныша, аның эше һәм тормышы турында кызыклы фактлар белә алдылар. Юрий Нагибин-танылган совет язучысы, аның әсәрләре сугыш һәм кеше язмышлары темаларына тирән кагыла. Ул Бөек Ватан сугышын уза, бу аның тормышында һәм иҗатында мөһим этап була.