«Тылсымчылар кайда яши»
Ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Г.Х. Андерсенның туган көнендә, бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Айбаш авыл китапханәчесе балалар өчен «Тылсымчылар кайда яши» дип исемләнгән Андерсен әкиятләре иленә әдәби сәяхәт уздырды. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, һәр кеше өчен китапның гомер буе ышанычлы дус һәм алыштыргысыз ярдәмче булуы турында сөйләштек. Әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар конкурсында катнаштылар. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, укыган китап геройларын искә алдылар.