«Канатлы дусларны көтәбез»
Беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Канатлы дусларны көтәбез» дип исемләнгән викторина уздырылды. Китапханәче укучыларга кошларның файдасы, кешеләрнең елның теләсә кайсы вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәте турында сөйләде. Балалар яз көне безгә нинди кошлар кайтуы, ә кайсылары ел әйләнәсе безнең белән яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Чара барышында китапханәче балаларны кошлар дөньясы белән таныштырды, китапларга күзәтү ясады. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде.