«Йолдызлы күк серләре»
Космонавтика көнендә Айбаш авыл китапханәсендә Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Йолдызлы күк серләре» дип аталган уен-викторина уздырылды. Чара башында укучылар кешенең космоска беренче тапкыр очуы турында мәгълүмат тыңладылар, Ю.А. Гагарин тормышыннан бик күп кызыклы мәгълүмат, беренче космик корабльләр төзелү тарихы, очышларга әзерлекнең ничек баруы, космонавтларның нәрсә белән туклануы һәм йолдызларга очу өчен нинди күнекмәләр кирәклеге турында белделәр. Космик уен барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, «йолдызлы» табышмакларны һәм кроссвордларны чиштеләр. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде.