«Һөнәрне бел»
Яшүсмерләргә һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан 9 апрель көнне Айбаш авыл китапханәсендә 8-9 сыйныф укучылары өчен «Һөнәрне бел» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате уздырылды. Китапханәче һөнәр сайлауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын, бу һәр яшь кеше алдында торган иң җитди адымнарның берсе икәнлеген сөйләп китте. Чара барышында балалар һөнәри хезмәт дөньясы турында белделәр, логист, веб-мастер, маркетолог, имиджмейкер кебек яңа һәм модалы һөнәрләр белән таныштылар. Конкурсларда, викторинада катнаштылар. Үз гаиләләренең һөнәрләре, гаилә династияләре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр.Ахырда алар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясалды.