«Үз ягыңны яхшы бел»
Айбаш авыл китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Үз ягыңны яхшы бел» тематик сәгать үткәрделәр. Әлеге чара экологик грамоталылык һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелде. Балалар экология кагыйдәләре белән таныштылар, кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын, әйләнә-тирә мохиттән: һавадан, судан башка яши алмавын, алмашка сакчыл мөнәсәбәт соравын белделәр. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең һәм хайваннарның кайбер төрләренең юкка чыгуы темасы кузгатылды. Ә соңыннан укучылар «Үсемлекләр турында син нәрсә беләсең» викторинасында катнаштылар.