Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Урман сукмаклары буйлап сәяхәт»

  

21 март көнне Айбаш авыл китапханәсендә Халыкара урман көненә багышланган  «Урман сукмаклары буйлап сәяхәт» дип аталган      чара узды. Китапханәче балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге һәм алардан акыллы файдалану кирәклеге турында сөйләде. Чара барышында балалар урманнарның планетаның «үпкәләре» булуын белделәр, чөнки алар һаваны чистартырга ярдәм итәләр һәм кислород эшләп чыгаралар. Балалар урман турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, урман тереклек ияләре: хайваннар, кошлар, агачлар, гөмбәләр һәм җиләкләр турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Шулай ук балалар күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр һәм табигатьне сакларга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.