«Сәламәт яшәү рәвешен сайла»
20 март көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Сәламәт яшәү рәвешен сайла» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара башында китапханәче сәламәтлекнең нәрсәгә бәйле булуын, авыру килеп чыкмасын өчен ничек сакланырга, сәламәт яшәү рәвешен саклау кирәклеген сөйләде. Айбаш ФАП ы фельдшеры катнашучыларга йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт вакытында беренче ярдәм күрсәтү, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруының симптомнары турында сөйләде. Беренче медицина ярдәмен ничек башкарырга һәм ашыгыч ярдәм килгәнче нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтте. Аннары чарада катнашучылар сәламәтлек турындагы интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, дару үсемлекләре турындагы викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.