Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Террорчылыкның чикләре юк»

  

Айбаш авыл китапханәсендә «Террорчылыкның чикләре юк» дип аталган     мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче укучыларга бүген террорчылыкның һәм экстремизмның җитди проблемага әйләнүен, гражданлык уяулыгын күрсәтүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын, террорчылык   янаган очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген, һәм кирәк булганда беренче ярдәм күрсәтүнең, шулай ук «террорчылык» сүзенең мәгънәсе, аның төрләре, таныш булмаган предметлар очратканда нишләргә кирәклеге турында сөйләде.  Чара ахырында балалар сораулар белән карточкалар алдылар, алар буенча куркыныч янаганда нишләргә кирәклеге турында сорауларга җавап бирделәр.