Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Беркем дә, берни дә онытылмый»

   

Ватанны саклаучылар елына Айбаш авыл китапханәсендә «Беркем дә, берни дә онытылмый» дип исемләнгән         китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы чорындагы вакыйгаларның тарихи барышы белән таныштыручы китаплар, сугыш вакыйгалары, Россия геройлары турында китаплар, әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Бу китапларны укыганда, без тасвирланган вакыйгаларны һәм геройларны гына түгел, фронтта сугышкан, тылда җиңү яулаган туганнарыбызны, якташларыбызны да искә төшердек. Күргәзмә Ватан тарихы белән кызыксынучыларга  адресланды.