«Поэт мыслитель»
Евгений Баратынский - 19 гасырның танылган шагыйре. Романтик, үзенчәлекле фикер иясе, рәссам-философ, үз чорының иң оригиналь шагыйрьләренең берсе. Март аенда Е.А. Баратынскийның тууына 225 ел тула. Шагыйрьнең туган көненә багышлап Айбаш авыл китапханәсе «Поэт мыслитель» дип аталган әдәби сәгать-портрет үткәрде. Китапханәче чыгышыннан чарада катнашучылар шагыйрьнең балачагы, яшьлеге, иҗаты турында белделәр. Шулай ук шагыйрь турында презентация һәм аның әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде. Әдәби сәгать барышында Е.А. Баратынскийның шигырьләре яңгырады.