«Театрның серле дөньясы»
Ел саен март ахырында бөтен планетада Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр-ул үзенчәлекле дөнья, әкият, фантазия, могҗизалар дөньясы. Театр инде күп гасырлар буена тамашачыларны шатландыра, сокландыра һәм гаҗәпләндерә. Бу көнгә Айбаш авыл китапханәсендә «Театрның серле дөньясы» дип аталган иллюстратив күргәзмә оештырылды. Укучылар игътибарына Россиядә театрның барлыкка килүе һәм үсеше, актерларның, күренекле театр эшлеклеләренең тормышы турында сөйләүче нәфис һәм документаль басмалар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә китапханә фондында булган китаплар куелды.