«Шигъриятнең сихри дөньясы»
Бөтендөнья шигърият көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә. Шигърият -кешелек дөньясының иң даһи казанышларының берсе. 19 март көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Шигъриятнең сихри дөньясы» дип исемләнгән шигъри сәгать узды. Шигърият көнен бәйрәм итү март аенда уза, чөнки бу ай яз башлануын, табигатьнең яңадан тууын һәм уянуын гәүдәләндерә. Шигырь язу һәркемгә дә бирелми, ә менә шигъриятне аңларга һәм яратырга теләсә кайсы кеше өйрәнә ала. Чарада катнашучылар танылган рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен искә алдылар һәм укыдылар. «Авторны бел», «Юлны исеңә төшер»,«Рифмага дәвам ит» сорауларына җавап бирделәр. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде.