Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Кешене мәхәббәт яшәтә»

  

Фирүзә Ислам кызы Җамалетдинова-татар язучысы, шагыйрә, журналист. 1960 елның 28 мартында ТАССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Шагыйрәгә 65 яшь  тулу  уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә «Кешене мәхәббәт яшәтә»   дип исемләнгән     китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият һәм аның «Толымлы ай», «Җирбизәк» һ.б әсәрләре тәкъдим ителде. Фирүзә Җамалетдинова иҗаты-татар халкының күңелен, аның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Аның шигырьләрендә һәм прозасында туган якка һәм    кешеләргә мәхәббәт сизелә.