«Добрый сказочник Ершов»
6 мартта рус шагыйре, прозаик һәм драматург «Конек-Горбунок» әкиятен иҗат итүче Петр Павлович Ершовның тууына 210 ел тулды. Бу вакыйга уңаеннан Айбаш авыл китапханәсе «Добрый сказочник Ершов» викторинасын үткәрде. Чарада катнашучылар Петр Павловичның язмышы, «Конек-Горбунок» әкиятендә Себер кешеләренең нинди гореф-гадәтләре чагылыш табуы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, язучының биографиясе, аның тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар.