"Ягез әле, әниләр!"
Халыкара хатын – кызлар көне - 8 Март уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә Могҗизалар кыры уены уздырылды. Уенның темасы зирәклек һәм матурлыкка багышланган иде, хатын-кыз тематикасы белән бәйле сүзләрне һәм фразаларны чиштеләр. Уен өч раундта узды, аларның һәрберсендә 3 уенчы катнашты. Алып баручы таблода күрсәтелгән сүзнең шартын әйтте, ә уен барышында күрсәтмәле киңәшләрен бирде. Уенчылар чиратлашып барабан әйләндерделәр. Барабанда төрле сандагы очколар һәм секторлар чыгарга мөмкин иде.