Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Якташлар китабын укыйбыз: Ләлә Гыймадиева»

  

Туган якны өйрәнү һәм татар әдәбиятын үстерү максатында Айбаш авыл китапханәсе китап укучыларны   танылган татар язучысы, якташыбыз Ләлә Гыймадиева (Сабирова) иҗатына багышланган китап күргәзмәсенә чакырды. Күргәзмә «Якташлар китабын укыйбыз: Ләлә Гыймадиева» - дип аталды.      

Л.Гыймадиева – Биектау районында туган. Үткәрелгән чара укучыларның игътибарын   җәлеп итте. Күргәзмәдә язучының иң яхшы китаплары: балачак, дуслык, гаилә турындагы хикәяләре һәм повестьлары тәкъдим ителде. Күргәзмә материаллары буенча укучылар шулай ук Ләлә Гыймадиеваның биографиясе белән  дә таныштылар.