Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Роспись ткани по книжным страницам»

  

Айбаш авылы китапханәсендә Пушкин картасы программасы кысаларында «Роспись ткани по книжным страницам» дигән мастер-класс үткәрелде.   Чара башында китапханәче укучыларны тукымага рәсем ясау техникасы белән таныштырды:   нинди буяулар белән, ничек    ясарга икәнен сөйләде. Берничә трафарет тәкъдим ителде. Һәркем үзләренә ошаган трафаретны сайлап, үз фантазиясеннән чыгып, тукымага карандаш белән рәсем төшереп, акриловый краска белән  буйый алды.