Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Ватанны саклаучы-горур исем»

  

 23 февральдә илебез гадәттәгечә Ватанны саклаучылар көнен, календарьдагы  иң кадерле бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтә. Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Ватанны саклаучы-горур исем» дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Китапханәче  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Белемнәрен һәм зирәклекләрен тикшерү өчен булачак сугышчылар  «Рыцарьлардан солдатларга кадәр» хәрби тесты, «Совет Армиясе»  викторинасы сорауларына җавап бирделәр, ә җитезлек һәм тизлекне «Командир тавышы», «Төзелү», «Парольне аңла» конкурс биремнәрендә күрсәтә алдылар.