«Әфганстан йөрәк ярасы»
14 нче февраль көнне Айбаш мәдәният йортында китапханә, мәктәп, белән берлектә Әфган сугышы тәмамлануга 36 ел тулу уңаеннан «Әфганстан йөрәк ярасы» дип аталган очрашу кичәсе булып узды. Кичә һәлак булган солдатлар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Алып баручы бу датаның илебез тарихында әһәмияте турында искәртте. Концерт номерлары тәкъдим ителде. Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән якташыбыз Гыймадиев Фидаил Хавил улы чараның кунагы булды. Ул кайнар ноктада хезмәт иткән вакытын, сугыш кырында һәлак булган дусларын искә төшерде, сугыш турындагы истәлекләрен сөйләде.