Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Они победили – они отстояли

  

7 февраль көнне Айбаш авыл китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Февральдә илебез Совет гаскәрләре тарафыннан Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар - мар итүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу көнне  без Бөек Ватан сугышының иң зур сугышларының берсен   искә төшердек.   Китапханәче сөйләвеннән укучылар Иделнең уң ярында урнашкан һәм хәзер Волгоград дип аталган герой-шәһәр Сталинград турында белделәр. Шәһәр өчен көрәш 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә җиңү белән тәмамлана. Китапханәче балаларга С. Алексеевның «Сталинград сугышы» китабыннан «Бер адым да артка чигенмә» хикәясен укыды, презентация күрсәтелде. Чара азагында балалар Сталинград сугышы    турындагы әдәбият белән таныштылар.