«Интернетта куркынычсызлык»
Хәзер күп кешеләр бөтендөнья пәрәвезеннән башка ничек эш итәргә мөмкин икәнен күз алдына да китерә алмый. Интернет тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде, чөнки «бөтендөнья пәрәвезендә» теләсә нинди кызыклы мәгълүмат табарга мөмкин.
Айбаш авыл китапханәсендә «Интернетта куркынычсызлык» дип аталган сәгать уздырылды. Балалар заманча мәгълүмат мохитендә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, интернет челтәрендә һәм мобиль элемтәдә һөҗүмнәрдән саклану ысуллары белән таныштылар. Китапханәче социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләрен искә төшерде. Катнашучыларга викторина тәкъдим ителде, анда интернетның төп куркынычлары һәм алардан ничек качарга кирәклеге санап үтелде. Чара азагында тест үткәрелде.