«Телем минем-минем байлыгым»
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу бәйрәм календарьга 2000 елдан кертелде.
Айбаш авыл китапханәсендә 21 февраль көнне «Телем минем-минем байлыгым» исеме астында әдәби-тематик кичә уздырылды. Татар теле укытучысы бәйрәмнең тарихы, телләрнең күптөрлелеге, матурлыгы һәм байлыгы турында сөйләде. Чара барышында балалар сүзлекләрнең төрле төрләре белән таныштылар, танылган төзүчеләр – В.И. Даль һәм С. И. Ожегов турында белделәр. Барысы бергә викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр.