«Муса Җәлил - герой шагыйрь»
15 февраль көнне Айбаш авыл китапханәсендә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган «Муса Җәлил - герой шагыйрь» дип исемләнгән викторина уздырылды. Электрон презентация ярдәмендә катнашучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юл үтүе, әсирлеккә эләгүе белән таныштырдык. Герой-патриот М.Җәлил тормышыннан кызыклы фактларны искә төшердек. Аннары ике команда арасында викторина үткәреп, укучыларның Муса Җәлил иҗаты турында белемнәрен тикшердек. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.