«Язучы һәм мәгърифәтче – Каюм Насыйри»
14 февральдә Айбаш авыл китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Язучы һәм мәгърифәтче – Каюм Насыйри» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Анда мәгърифәтче галимнең тормыш юлы турында сөйләүче китаплар һәм басмалар тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Ярты гасырдан артык эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгарганлыгын белделәр. Чара азагында кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр.