Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

У войны не детское лицо

   

Ел саен 8 февральдә илебез Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз азатлыгын яклаган,   яшь геройлар булган Совет малайларын һәм кызларын искә ала. Истәлекле көн уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләгенә — Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Марат Казей, Зина Портнова, Валя Котик батырлыкларын искә төшердек. «Кечкенә сугыш геройлары» видеофильмын карап, яшь герой-антифашистларның батырлыклары турында фикер алышу оештырылды.