Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Тылсымлы кино дөньясы»

  

Халыкара кино көне ел саен 28 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга  уңаеннан  Айбаш авыл  китапханәсендә «Тылсымлы кино дөньясы» дип исемләнгән чара уздырылды,   фильм  күрсәтелде. Чарада катнашучылар беренче тапкыр кино кайчан барлыкка килгәнен, аны кем уйлап тапканын, Россия тамашачыларының беренче тапкыр үзебезнең ил киносын кайчан күргәнен һәм ул күпме вакыт дәвам иткәнен белделәр. Балалар   киноның  нинди жанрлары бар, илебездә беренче балалар киносы-  кайсы елда чыккан  һ.б    сорауларга җавап алдылар. Чара азагында нәфис һәм мультипликацион фильмнар төшерелгән китап басмалары белән танышу булды.