«Матурлыкны күрә белде бар җирдә»
Рәссам Харис Якупов-сугыштан соңгы татар сынлы сәнгатендә үзәк фигура. X. А. Якупов иҗатында совет халкы тарихы, ил тарихы чагылдырылган. Иҗат карьерасында Х Якупов 300 дән артык эш иҗат иткән.
Быел СССРның халык рәссамы, педагог һәм РСФСР ның И. Репин исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Харис Габдрахман улы Якуповның тууына 105 ел тула. Айбаш авыл китапханәсендә атказанган рәссам-фронтовик Харис Якуповның тормышына һәм иҗатына багышланган «Матурлыкны күрә белде бар җирдә» - дип аталган чара уздырылды. Китапханәче кунакларны рәссам Х. Якуповның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, шулай ук рәсемнәреннән төзелгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.