Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Хикмәтле сүзләр остасы»

  

Быел Габдулла Тукайның мәшһүр замандашларының берсе - татар язучысы, шагыйрь, драматург, прозаик, фольклорчы галим һәм филолог Нәкый Исәнбәт (1899-1992) 125 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Китапханәдә Нәкый Исәнбәтнең юбилеена багышланган «Хикмәтле сүзләр остасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Н. Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» дигән өч томлык китабы аерым урын алып торды. Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның иҗаты буенча презентация тәкъдим ителде. Балалар табышмаклар чишеп, мәкальләрне дәвам иттеләр.