«Илебезнең төп законы»
Россия Федерациясе Конституциясе көнен ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтәләр. Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Илебезнең төп законы» хокукый грамоталылык сәгате уздырылды. Китапханәче Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы белән таныштырды, укучыларга Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте һәм роле, аның асылы һәм төп максаты турында сөйләде. Кунаклар «Закон һәм мин» дигән викторинада катнаштылар. Очрашу ахырында балалар китапханә фондында булган СССР һәм РФ Конституциясенең төрле басмалары белән таныштылар.