«Коррупциягә Юк»
Айбаш авыл китапханәсендә 9 декабрь көнне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан «Коррупциягә Юк» мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара барышында балалар бу датаның тарихы, барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган бу катлаулы күренеш, коррупциянең Дәүләт төзелешен какшатуы һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә икътисадый үсешен туктатуы турында белделәр. Мәгълүмат сәгате биремнәр белән уен рәвешендә үткәрелде. Башта: янап куркыту, хокук бозу, ришвәтчелек, ришвәт алу, сүзләренә синонимнар сайладылар. Аннары укучылар ребусларны чишеп, төрле ситуацияләрдән чыктылар.
9 декабрь көнне район китапханәсендә конкурс нәтиҗәләре буенча бүләкләү дә булып узды. Безнең укучыларыбыз да әлеге чарада катнаштылар