«Дөнья барыбыз өчен дә бер»
Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидлар көне - календарьдагы дата гына түгел, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә очрый торган кыенлыклар турында искә төшерергә, барлык кешеләрне ярдәмчел булырга өндәргә тиеш. Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дип исемләнгән акция Айбаш авыл китапханәсендә үтте. Бу көнне без өйләрендә хезмәт күрсәтелүче укучыларынбызга: яңа китаплар, бүләкләр белән бардык.