Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите»

  

27 гыйнвар көнне Айбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен  «Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите»   патриотик сәгать үткәрелде. Балалар Ватаныбызның  героик тарих битләре, камалышта калган шәһәр халкы өлешенә төшкән сынаулар турында белделәр. Даими бомбага тотулар, ачлык һәм салкыннар, күпсанлы һәлак булучылар, патриотизм,   халыкның бердәмлеге,  Ладога күле буйлап узган   «тормыш юлы»  турында сөйләнде. Укучылар Таня Савичеваның көндәлеге белән таныштылар,  Ленинградны саклаган һәм блокаданың бу кырыс көннәрендә һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдык.