«Канатлар давылда чыныга»
Гыйнвар аенда танылган татар язучысы, журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Барлас Хәмит улы Камаловның тууына 95 ел тула. Айбаш авыл китапханәсендә язучының тормышына һәм иҗатына багышланган «Канатлар давылда чыныга» китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үткәрелде. Б.Камалов-совет чоры татар прозасы жанрында иң актив һәм нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе. Аның соңгы кырык еллык иҗат гомерендә төрле газета-журналларда, аерым китапларда һәм җыентыкларда йөздән артык хикәя, утыздан артык повесть, өч роман, күпсанлы очерклары, публицистик язмалары, мәкаләләре һәм рецензияләре дөнья күрә.