«Балалар киносының тылсымлы дөньясы»
Балалар фильмнары үстерергә һәм яхшылыкка өйрәтергә, иң мөһиме - кечкенәдән үк балаларда тормыш кыйммәтләрен тәрбияләргә тиеш. 14 январь Россия киносы көненә Айбаш авыл китапханәсендә «Балалар киносының тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән викторина узды. Яшь укучылар кинематографның барлыкка килү тарихы, фильмнар һәм мультфильмнарның ничек барлыкка килүе, аларны булдыруда кемнәр катнашуы белән таныштылар. Шулай ук «Буратино маҗаралары», «Кызыл калфак», «Электроник маҗаралары», «Маугли» һәм башка балалар фильмнарында уйнаган яшь актерларны искә төшерделәр. Балалар фильмнар һәм мультфильмнар геройларына багышланган викторинада актив катнаштылар. Чара балалар кинофильмын карау белән тәмамланды.