"Шагыйрь күңеле серле дөнья"
15 гыйнварда татар шагыйре, язучы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тула. Бу истәлекле көнгә Айбаш авыл китапханәсе укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Китапханәче язучының биографиясе, иҗат юлы белән таныштырды. Чарада катнашучылар аның беренче шигырьләрен һәм хикәяләрен ничек яза башлавы турында белделәр. Укучылар язучының шигырьләре, хикәяләре, фельетоннары белән танышып, язучының әсәрләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар, шулай ук китапханә фондында булган Шәйхи Маннур китаплары белән таныштылар.