«Сәламәт булыгыз»
Сәламәтлек-кешенең иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе, аның иминлеге һәм озын гомер нигезе ул. Шуңа күрә балаларны балачактан ук үз сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү бик мөһим. Айбаш авыл китапханәсендә урта сыйныф укучылары өчен «Сәламәт булыгыз» исеме астында сәламәтлек сәгате уздырылды. Балалар әңгәмәдә катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, сәламәтлек темасына мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Сәламәт яшәү рәвеше турындагы китапларга күзәтү тыңладылар. Сәламәтлек сәгате балаларга сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белергә ярдәм итте.