«Моңнар кайтсын авылга»
8 нче ноябрь көнне Айбаш мәдәният йортында бюджет һәм социаль әһәмияткә ия оешмалар катнашында оештырылган «Без бер гаилә» дип аталган смотр - конкурс кысаларында «Моңнар кайтсын авылга» дип исемләнгән Айбаш авыл җирлегенең отчет концерты булып узды.
Шунысы бик куанычлы әлеге концертта авыл җирлегендәге барлык оешмалар да катнашты. бик кечкенәләрдән башлап лаеклы ялдагы узешчәннәребез дә катнашты. Мәдәният йортының фойесында авыл җирлегендәге осталарның кул эшләреннән күргәзмәләр дә тәкъдим ителде. Талантлы артистлар башкаруындагы кызыклы номерлар тамашачыларга бик ошады. Барлык чыгышлар бик эчтәлекле булды, артистларыбыз чын ихластан жырладылар, биеделәр.Әлеге концертта китапханә хезмәткәрләре дә катнашты.